Авылларда сходлар тәмамланды

2015 елның 30 августы, якшәмбе
Кичә, 29 августа Андреевка, Богдашкино һәм Киекле авылларында район башлыгы Равил Кузюров катнашында җыеннар үтте. Алар быелгы авыл җирлекләрендәге җыеннарга нокта куйдылар. Авылларда күтәрелгән иң проблемалы сорау клубларны ремонтлауга кагылды. Район башлыгы киләсе елдан республикада “Авыл клублары” программасы башланачагын белдереп, бу проблеманы әлеге программа нигезендә хәл итәргә җыенуларын әйтте. Җыеннар нигездә дустанә шартларда үтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International