Равил Кузюров: “Питомник тоту – ихтыяҗлы эшчәнлек, бездә дә аны торгызу зарур”

2015 елның 2 сентябре, чәршәмбе
Кичә, 1 сентябрь көнне район башлыгы Равил Кузюров “Нурлат-Октябрь җиләк-җимеш питомнигы” җәмгыятендә булып кайтты.
Район башлыгының питомникка визиты питомник эшчәнлеген янәдән торгызу максатыннан иде. Башта ул җәмгыять директоры Василий Паруков белән питомник биләмәләрен карап чыкты, биредәге көнүзәк проблемаларны белеште. Бүгенге көндә Нурлат-Октябрь җиләк-җимеш питомнигы” “Татплодовощпром” ЯАҖнең бүлентекле предприятиесе санала һәм асылда үсентеләр җитештерү белән шөгыльләнә. Питомникның иң төп проблемасы финанс мәсьәләләренә кагылышлы. Район башлыгы Равил Кузюров бу уңайдан “Татплодовощпром” җиткәчесе Раил Зыятдинов белән шәхсән очрашырга һәм питомникның эшчәнлеген яңабаштан торгызу эшен үз контроленә алырга вәгъдә бирде, шулай ук бу эшкә инвестор җәлеп итү варианты да карала. “Бүген питомник эшчәнлеге ихтыяҗлы санала, һәм күпләр уңышлы гына моның белән шөгыльләнә дә. Шуңа без үзебезнең питомникка җан өрергә тырышачакбыз”, – диде Равил Әфраимович.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International