Нурлатның Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда бәйрәмгә экспозиция эшли

2015 елның 29 августы, шимбә
Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музееның ишекләре  бәйрәм көннәрендә барлык нурлатлылар өчен дә ачык. Республика көненә  музей хезмәткәрләре үзенчәлекле бүләк тә әзерләгән – биредә “Без үз тарихыбызны беләбез” дип аталган экспозиция һәм ТАССРның 95 еллыгына багышланган “Татарстан кояшы астында” дигән  фотокүргәзмә эшли. Бу көннәрдә  музей залларына экскурсиягә килгән нурлатлылар алар белән дә бик теләп таныштылар.
–    Кызыбыз Вера күптән музейга килү турында хыяллана иде.  Газетадан музейның  бәйрәм көннәрендә дә эшләве турында укыгач, гаиләбез белән килергә булдык. Республика көнендә бөтен  гаиләбез өчен бик кызыклы һәм файдалы чара булды бу, - ди Марина Елатонцева.
Ә бәйрәмгә әзерләнгән фотокүргәзмә һәм экспозиция ай дәвамында эшләячәк әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International