Нурлатта авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә

2015 елның 29 августы, шимбә
Нурлатта Татарстан Республикасы парламентаризмының 25 еллыгы  һәм Республика көненә багышланган чаралар иртән-иртүк Гыйматдинов урамында оештырылган  авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән башланып китте. Биредә эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, шәхси һәм вак фермер хуҗалыклары киң ассортиментта авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим итә.
–    Ярминкәдә бар да бар. Сайлау да зур, бәяләр дә кибеттәгедән һәм базрадагыдан күпкә арзанрак. Мин бик канәгать, - ди нурлатлы Флера Садретдинова.
Иртән сәүдә рәтләре белән  район башлыгы Флюра Ногманова белән район җитәкчелеге дә танышып чыкты. Ярминкә дәвам итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International