Шул көннәрдә Мамык авыл җирлеге Советының чираттагы сессиясе үтте. Анда депутатлар Мамык авыл җирлеге башлыгы Алия Ахуньянованың үз теләге буенча вазифасыннан лаеклы ялга китүе турындагы гаризасын карадылар. Алия Миннебаевна Мамык авыл җирлеге белән 12 ел җитәкчелек итте һәм үзен оста оештыручы, компетентлы җитәкче итеп күрсәтте. Яңа башлык итеп Валерий Вениаминович Рыжков сайланды. Валерий Рыжков моңа кадәр “Нурлат сөте” җәмгыятенең Мамык бүлекчәсен җитәкләгән, авыл җирлеге Советы депутаты.
Сессиядә ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова катнаштылар.