Бүген район Советының өченче сессиясендэ бюджет каралды

2015 елның 13 ноябре, җомга

Бүген, 13 ноябрьдә, район Советында район башлыгы Равил Кузюров һәм Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин катнашында өченче сессия үтте. Район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова рәислегендә депутатлар 2016 елга район бюджеты, 2015 елга һәм 2016-2017 елларга район бюджеты буенча район советы карарына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләрне карадылар. Шунда ук район балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия төзү турында район Советы карарына үзгәрәшләр керттеләр. Бюджет темаларына кагылган мәсьәләләрне район финанс-бюджет палатасы рәисе вазифаларын башкаручы Асия Әһлиуллина җиткерде. 
Барлык мәсьәләр буенча депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International