ЯҢАЛЫКЛАР


6
ноябрь, 2015 ел
җомга
Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм. Бу бәйрәм – республика тарихындагы иң әһәмиятле даталарның берсе.
Татарстан Конституциясе гражданнарның хокуклары һәм ирекләренең, Россия Федерациясе кысаларында безнең дәүләтчелегебезнең ышанычлы гаранты. Республиканың Төп Законының Татарстанның бүгенге социаль-икътисадый үсешенә нигез салуы бәхәссез.
Бүген Нурлатта оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсенә гадәттәгечә районның барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре белән бергә фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да кушылды. Мәсәлән, Яңа Иглай авыл җирлегеннән Михайловлар һәм Хөсәеновларның шәхси ярдәмче хуҗалыклары ярминкәгә дип махсус күп иттереп каймак, эремчек, тавык һәм каз итләре алып чыкканнар.

5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Иртәгә, 6 ноябрь көнне, Гыйматдинов урамының үзәк өлешендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк. Бу көнне авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чамалы бәяләрдән киң ассортиментта авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим итәчәк. Шул уңайдан иртәнге 6дан көндезге 12гә кадәр Гыйматдинов урамының 1нче мәктәптән элеваторга кадәрге машиналар йөрү өлеше ябылып торачак. Ярминкә иртәнге 7дә башлана.
Рәхим итегез!
Бүген, 5 ноябрьдә, Казан ратушасында үткән чарада хоккей формасы һәм спорт инвентарена сертификатларга ия булган 30 спорт мәктәбе җитәкчесе арасында  “Ледок” балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Марсель  Садыйков та бар. Чарада исә Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов республиканың 11 балалар-үсмерләр спорт  мәктәбе вәкилләренә “Нефаз” автобуслары ачкычлары тапшырды. Автобуслар һәм инвентарь Татарстанның яшь спортчылары күчмә ярышларда катнаша алсын һәм балалар-үсмерләр спорт мәктәпләренең матди-техник базаларын ныгыту өчен кирәк.
Кичә Мәдәният сараенда Халыклар бердәмлеге көненә багышлап  “Туган як аһәңнәре” дип аталган зур концерт үтте. Районның сәхнә осталары бәйрәм концертына иң матур чыгышларын әзерләгән иде: сәхнәдә районда яшәүче төрле милләт халыкларының җыр-биюләре башкарылды,  бәйрәм тарихы, бердәмлек һәм  татулыкның асылы хакында сөйләнде. Концерт башкаручыларның сәхнә осталыгы, номерларның төрлелеге белән тамашачыларның күңеленә хуш килде.

3
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм!
Халыклар бердәмлеге көне чагыштырмача яшь бәйрәм булса да, аның тирән тарихи тамырлары бар.

2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Узган шимбә көнне Казанның Агросәнәгать паркында Нурлат районы 44 ноктада сәүдә иткән. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, эшмәкәрләр алып барган ит, сөт продуктлары, шикәр комы, бөртек, яшелчә һ.б.лардан иң күп сатылганы ит булган.

30
октябрь, 2015 ел
җомга
Бүген Казанда республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт куючы яшь хезмәткәрләре арасында үтүче “Һөнәре буенча иң яхшы” конкурсында “АгроРазвитие+” хуҗалыгы бухгалтеры Елена Ильина да катнаша.
Шул көннәрдә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль һәм мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова җитәкчелегендәге конкурс комиссиясе “Киләчәккә билет” республика иншалар бәйгесенең район этабы җиңүчеләрен билгеләде
4 ноябрь көнне 18.00 сәгатьтә шһәр мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышлап “ Туган җир аһәңнәре” дигән зур концерт була. Бәйрәм концертына рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International