Нурлат самбочылары уңышлы чыгыш ясадылар

2015 елның 16 ноябре, дүшәмбе

14–16 ноябрьдә Казанда Бөтенроссия Самбо көненә багышлап ТРның Самбо буенча федерациясе кубогына ярышлар үтте. Ярышларда Татарстан Республикасынннан 170 көрәшчене берләштергән 15 команда чыгыш ясады. Бәйгедә безнең районнан  Галимҗан Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбеннән дүрт самбочы катнашты. Яшь көрәшчеләрнең нәтиҗәләре куанырлык. 71 кг.дан артык авырлыкта Гомәр Хәмидуллин беренче урынны, ә 65 кг.га кадәрге үлчәүдә Айзат Ганиев 3нче урынны алдылар. Егетләрне җиңүләре, ә барлык самбочыларны көчле рухлы көрәшчеләр көне белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International