“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе секретаре Равил Кузюров Мәскәүдә форумда катнашты

2015 елның 13 ноябре, җомга

Кичә, 12 ноябрьдә Мәскәүдә үткән “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең җирле бүлекчәләр форумында катнашкан Татарстан делегациясе составында партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Равил Кузюров та бар иде. Беренче тапкыр форумга бөтен Россия җирле бүлекчә секретарьлары чакырылган. Ә Татарстан делегациясе иң саллылардан булган.
Бөтенроссия форумында катнашучылар партия эчендә алдан тавыш бирүнең нечкәлекләре алда торган РФ Дәүләт һәм Думасына сайлау кампаниясе хакында фикер алышканнар. Башта дискуссия 9 мәйданчыкта барган, анда төп темалар буларак алда торган праймеризлар һәм коррупциягә каршы законнарның үтәлеше каралган, форумның икенче өлешендә фикер алышуга “Бердәм Россия” лидеры, Хөкүмәте рәисе РФ Дмитрий Медведев та кушылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International