Конкурс “Нурсан”ны сайлады

2015 елның 11 ноябре, чәршәмбе
Ел ахырына кадәр 107 кеше – пенсионерлар һәм бюджет өлкәсендә эшләүчеләр “Нурсан” шифаханәсендә ял һәм дәва алачак. Шифаханә  ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы үткәргән конкурсның дүртенче траншында җиңеп шундый хокук яулады. Биредә республиканың төрле районнарыннан ял итүчеләр булачак, ә шифаханәдә  аларга тулы канлы ял һәм шифа бирү өчен барлык шартлар да тудырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International