Россиядә Әниләр көнен ничек истә калырлык итеп үткәрергә? Кичә “Татарстан хатын-кызлары” оешмасының Нурлат бүлеге президиумы әгъзалары утырышында катнашучылар нәкъ шул мәсьәләне карадылар. Бәйрәмне 27 ноябрьдә шәһәр мәдәният сараенда үткәрергә килештеләр. Совет рәисе Фәридә Сәгыйрова хөрмәтләү өчен иң лаеклы кандидатураларны төрле тармаклардан сайларга дигән фикер белән килеште. Әниләр бәйрәме аларның гаиләдәге, җәмгыятьтәге ролен тулы ачарлык итеп, аларга булган җылылык, хөрмәт дәлиле рәвешендә узарга тиеш, диделәр катнашучылар барлык тәкъдимнәрне йомгаклап.
Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова катнашты.