Җирле Нурлат телевидениесендә өч ай буенча дәвам иткән “ТВ-үзгәртү” медиа-проекты тәмамланды. Бу көннәрдә конкурс комиссиясе җиңүчеләрне билгеләү белән мәшгуль. Аларның исемнәрен 5 март көнне Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап үткәреләчәк район чарасында игълан итәчәкләр.
Билгеле булганча, “ТВ-үзгәртү” проектында 43 хатын-кыз катнашырга теләк белдергән иде, кастингны 7се узып, өч ай дәвамында Нурлатның спорт-сәламәтләндерү үзәкләренең берсендә даими шөгыльләнүләр алып бардылар, нәтиҗәдә, финалга 5се килеп җитте. Сәламәт тормыш рәвеше алып баруны популярлаштыруга корылып, “Ябыгу түгел, сәламәтлек мөһим” дигән девиз астында оештырылган медиа-проект исә узган ел нәтиҗәләре буенча “Нурлат-ТВ”га “ТАТМЕДИА” филиаллары арасында “Ел лидеры” номинациясе буенча җиңү дә китерде.