8 Март – үзенчәлекле бәйрәм

2016 елның 5 марты, шимбә

Хатын-кызлардан башка гаилә учагы да, тормыш дәвамы да булмас иде. Сезнең табигый матурлыгыгыз бөтен дөньяны туплап торырга сәләтле. Хакимият үз чиратында Нурлат районында тормыш яхшырсын өчен барын да эшләячәк. Алда безне социаль-икътисадый үсеш буенча планнарны тормышка ашыру юнәлешендә зур эш көтә. Һәм монда без сезгә өмет баглыйбыз, сөйкемле хатын-кызларыбыз! Сез һәрчак
алдыгызда торган бурычларны тормышка ашырырга сәләтле. Ә хатын-кызларның сәламәтлеге һәм иминлеген кайгырту район җирле үзидарә органнарының иң өстенлекле бурычларыннан. Зирәк, матур, мөлаем һәм кайгыртучан хатын-кызларыбыз! Сезне чын күңелемнән бәйрәм белән
тәбрик итәм һәм бу язның сезнең һәркайсыгызга яңа өметләр, шатлык һәм иминлек китерәсенә ышанам. Һәрчак шундый сөйкемле, назлы һәм сөекле булып калуыгызны, якыннарыгызның ярдәмен тоеп яшәвегезне телим. Һәрчак һәм һәркайда бәхетле булыгыз!
Равил Кузюров, Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International