“Бердәм Россия” партиясенең Нурлат яшь гвардиячеләре бу көннәрдә хәрби-патриотик айлык кысаларында оештырылган “Ветеранга ярдәм ит!” акциясен дәвам иттерәләр. Күптән түгел Чулпан мәктәбенең 8нче класста белем алучы яшь гвардиячеләр Бөек Ватан сугышы ветераны Каим Сәмигулла улы Сәмигуллинның өендә булып, волонтерлык ярдәме оештырганнар. “Башта ишегалларын кардан чистарттык, ә соңыннан ветеранның истәлекләрен тыңладык”, - диләр укучылар. Акциягә районның Якушкино, Киекле, Урта Камышлы мәктәпләрендә дә актив кушылганнар.