Юбилейга – фәнни-гамәли эш

2016 елның 1 марты, сишәмбе

- “Дуслык” газетасы, аның тарихы һәм “Нурлы як” әдәби берләшмәсе турында мәгълүмат кирәк иде, - дип килеп керделәр редакциябезгә 9нчы мәктәпнең 7нче Б сыйныфы укучылары. Мәктәптә эшләп килүче “Хәзинә” милли берләшмәсе каршындагы түгәрәккә йөриләр икән кызлар, шунда укытучылары Роза Хәбибуллина һәм Гөлүсә Гыйләҗетдинова җитәкчелегендә безнең газетаның 85 еллык юбилеена багышлап фәнни эш башларга ниятләгәннәр дә. Максатлары – газета турында күбрәк мәгълүмат туплау, “Нурлы як” әдәби берләшмәсенә керүче шагыйрь һәм шагыйрәләр, аларның иҗатларын ныклап өйрәнү. Ә эшләрен “Мин-тикшеренүче” фәнни гамәли-конференциясенә юлламакчылар. Шуңа да газета тормышыннан һәр яңалыкны кызыксынып тыңладылар, газетабызның беренче номеры белән кызыксынып таныштылар, “Нурлы як”ның төрле елларда дөнья күргән сәхифәләрен дә теләп өйрәнделәр, тарихы буенча да мәгълүмат алдылар. Ә соңыннан бүген газетаның ничек ясалуы белән таныштылар. Һәм 85 еллык тарихы булган район елъязмачысы тарихының һәр чоры үсеш һәм алга китеш еллары булуына инандылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International