Нурлатта авыл хуҗалыгы предприятиеләренең эшчәнлегенә анализ ясадылар

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Нурлатта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең 2015 елдагы җитештерү-икътисад эшчәнлегенә анализ ясау һәм 2016 елга бурычлар билгеләүгә багышланган киңәшмә үтте. Аның эшендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының икътисад һәм аграр үзгәрешләр буенча урынбасары Ришат Хәбипов, район башлыгы Равил Кузюров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, белгечләре катнашты. Ришат Рәшитович үзенең чыгышында Нурлат аграрчыларын үсешкә йөз тотып эшләргә чакырып, моңа ирешергә мөмкинлек бирүче резервларны атады. Соңрак министр урынбасары һәр хуҗалыкның җитештерү-икътисади эшчәнлегенә аерым тукталып, анализ ясады, киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. Киңәшмәнең икенче өлешендә исә  һәр хуҗалык җитәкчесе һәм агрономы белән аерым очрашу кысаларында  язгы чәчүгә әзерлек планнарын карап, рекомендацияләр бирде. Билгеле булганча, быел хуҗалыклар югары маржиналь культуралар үстерүгә зуррак игътибар бирәчәк, алар барлык сөрүлек җирләренең 10 процентын алып торыр,  дип планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International