27 февраль көнне Чистай шәһәрендә үткән йөзү буенча ачык Кама аръягы турнирында Нурлатның Г.Хөсәенов исемендәге балалар-үсмерләр спорт мәктәбе яшь йөзүчеләр дә катнашты. Нәтиҗәдә, 100 метрга ирекле йөзүдә Азалия Бикташева, 100 метрга аркада йөзүдә Роман Мещанкин, 100 метрга брасс йөзүдә Глеб Сидоренко үз яшьтәшләре арасында беренче булдылар. Ярышларда шулай ук Андрей Пименов, Глеб Сидоренко, Азалия Бикташева, Булат Усманов, Екатерина Рассихина – 2нче, ә Софья Львова һәм Андрей Пименов 3нче урыннарга чыкканнар. Укучыларны ярышларга тренер-укытучылары Илсур Нәбиуллин белән Ленар Фәтхетдинов әзерләгәннәр.