24 март көнне Казанда Татарстан музейлары эшчәнлегенең актуаль проблемаларына багышлап үткәрелгән фәнни-гамәли семинарда Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музее Диплом белән билгеләп үтелде. Бу хакта һәм семинар эше турында җентеклерәк итеп безгә Габдулла Кариев музее директоры Люзия Вәлиуллина бәян итте.
- Семинарда Татарстан музйлары эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр, “Музейлар язы-21016” республика акциясен үткәрүгә кагылышлы сораулар каралды, - дип хәбәр итте ул. – Биредә үк ТР Милли музее оештырган “Иң яхшы корреспондент пункты” бәйгесенә йомгак ясалды. Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире Михаил Черепанов Бөек Ватан сугышы виртуаль музеен үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеен Диплом белән билгеләп үтте, ә безнең Габдулла Кариев музеена хәрби-патриотик эшчәнлегебез өчен “Батырлар китабы” бүләк итте. Семинарда тәкъдир ителгән “Йөрәк серенең ефәк бизәге” татар костюмнары каталогын, “Война непрощенных” фильмын да зур кызыксыну белән кабул иттек. Гомумән, семинарда без – музейчылар өчен файдалы һәм кирәкле нәрсәләр шактый булды.