Мин татарча сөйләшәм

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Күптән түгел шәһәрнең 3нче мәктәбенең 6 һәм 8нче сыйныф укучылары катнашында “Мин татарча сөйләшәм” дигән акция үткәрелде. Ул балаларны ана телендә сөйләшергә өндәү һәм аларда татар телен дәүләт теле буларак өйрәнергә теләк тудыру максатыннан оештырылган иде. Укучылар чарада катнашканнарның барысына да логотип белән яшел тасмалар өләштеләр.
Ләйсән Волкова, 3нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International