“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Нурлат җирле бүлеге 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында 7.30да үзәк мәйданда “Сәламәт булырга вакыт” дип аталган массакүләм зарядка оештыра. Зарядкада теләсә кем – өлкәннәр дә, балалар да катнаша ала. Пәнҗешәмбе көнне үзәк мәйданга килегез һәм партиялеләр белән бергә зарядкага басып, сәламәтлегегезне ныгытыгыз.