“Ледок” балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә “Буыннар хәтере” декадасы кысаларында игълан ителгән “Минем бабам – иң яхшысы” һәм “Мин сугыш хакында бары ишетеп кенә беләм” конкурслары бара. Биредә спорт мәктәбенә йөрүче балалар үз фоторәсемнәре, видеороликлары, иншалары белән катнаша. Иң яхшы эшләр Җиңү бәйрәменә багышланган тантанада тәкъдим ителеп, бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк.