Балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары оркестры конкурстан зур уңыш белән кайтты

2016 елның 8 апреле, җомга

Шул көннәрдә Нурлат балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары оркестры  Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантлар республика конкурсында катнашып, II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булып кайтты. Әлмәт шәһәрендә үткән бәйгедә Валентина Бурганова җитәкчелегендәге оркестр  җюри хөкеменә өч әсәр тәкъдим иткән. Сәнгать мәктәбе укытучысы Ольга Гришинаның оркестрга кушылып башкарган вокаль чыгышы да жюри әгъзалары һәм конкурста катнашучыларның күңеленә хуш килгән.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International