21 нче февральдән республикада старт алган “Мин татарча сөйләшәм!” конкурс-акциясенә без дә кушылдык. Әйтергә кирәк, безнең 9нчы мәктәп бу акциядә инде икенче ел катнаша. Акция кысаларында укучылар һәм татар теле укытучылары шәһәр күләмендә күп төрле чаралар үткәрде. “Шифа” сәүдә үзәге янында, үзәк паркта, Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре тарихы төбәк музеенда, үзәк китапханәдә, шифаханә янында шәһәр халкы белән аралаштык. Укучылар үзләре әзерләгән “Твои 150 слов на татарском” сүзлекләре, акциянең эмблемасын тараттылар. Башлангыч сыйныф укучылары 5нче “Камыр Батыр” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән “Мин татарча сөйләшәм” акциясе үткәреп, “Күмәч”, “Тавык, тычкан һәм көртлек”, “Кем нәрсә ярата?” әкиятләре буенча әкият-тамаша күрсәттеләр, Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Укучыларыбызның чыгышын балалар бик җылы кабул итте. Мәктәбебездә дә акция кысаларында Туган тел көненә багышланган әдәби-музыкаль кичәләр, “Нәүрүз”, Шигырь бәйрәмнәре, викториналар, төрле бәйгеләр үткәрелде. Үткәрелгән чаралар шәһәребездә яшәүче төрле милләт вәкилләренең татар телен өйрәнүгә битараф түгеллеген күрсәтте.
Лизия Бикиева, 9нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы