ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республикада белем бирүнең сыйфатын үстерү, иң яхшы педагоголык тәҗрибәсен тарату максатыннан булдырылган укытучыларның һөнәри үсешенә Грант ярдәме конкурсында катнашып, Нурлатның өч педагогы “Укытучы-остаз” дигән исеменә лаек булды. Болар – гимназия укытучылары Резедә Вәлитова белән Наталия Кутузова һәм Фома мәктәбе укытучысы Гөлүсә Әһлиуллина. Конкурс республиканың уңышлы эшләүче югары белемле педагоглары арасында быел беренче тапкыр үткәрелгән һәм анда җиңүчеләр “Укытучы-остаз” һәм “Укытучы-эксперт” номинацияләре буенча билгеләнгән. Җиңүчеләргә Грант акчалары ел дәвамында ай саен хезмәт хакына өстәмә итеп биреләчәк.