8-11 декабрьдә Түбән Камада Россиянең атказанган спорт остасы Шамил Садриев истәлегенә багышлап үткәрелгән билбау көрәше буенча VII Бөтенроссия турнирында Г.Хөсәенов ис. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең Чулпан һәм Елаур филиалларында шөгыльләнүче дистәдән артык яшүсмер катнашып кайтты.
Узган атна азагында “Агропродукт” җәмгыятенең Салдакай бүлекчәсе базасында үткән авыл хуҗалыгы семинарында район башлыгы Равил Кузюров хуҗалыклар алдына кышлату чорына яңа бурычлар куйды.
Бу көннәрдә “Бердәм Россия” партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитеты белгечләре башлангыч бүлекчәләр секретарьлары белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балаларның өйләренә йөриләр.
Узган шимбә кичендә Югары Нурлат мәдәният йорты җыр-моң сөюче якташларны кабаттан үзенә чакырды.
Дүшәмбе көнне шәһәрнең 4нче урта мәктәбендә “Иң яхшы хат язу дәресе - 2016” Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүчене бү¬ләкләделәр.
Күптән түгел Колбай Мораса гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Мария Матвеева Буа шәһәрендә үткәрелгән 3 нче төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашып, 2 нче урынга лаек булды.
Шәһәребез бизәгенә әвелерлек истәлекле урыннарның саны арта бара.
Шул көннәрдә Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Семен Леонтьев Самарада үткән “Волга в сердце впадает мое” дип аталган халыкара конкурстан II дәрәҗә лауреат дипломын алып кайткан.
Җирлекара үзәк китапханә директоры Роза Липатова шул көннәрдә Санкт-Петербургта узган V Халыкара мәдәни форумда катнашып кайтты.
Лениногорск шәһәрендә батутта һәм акробатика юлында сикерүләр буенча узган ачык беренчелек “Ледок” балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең яшь акробатларына яңа җиңүләр китергән.