Зур сөткә чыгу өчен яңача эшләү кирәк

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Узган атна азагында  “Агропродукт” җәмгыятенең Салдакай бүлекчәсе базасында үткән  авыл хуҗалыгы семинарында район башлыгы Равил Кузюров хуҗалыклар алдына кышлату чорына яңа бурычлар куйды.

Авыл хуҗалыгы семинары традицион рәвештә бүлекчәнең терлекчелек биналарын караудан башланды. “Агропродукт” җәмгыятендә терлекләр элеккегедән калган гадәти биналарда асрала. Шулай да биредә искенең кадерен белеп, ел дәвамында төрле ремонт эшләре үткәреп торырга тырышалар. Менә быел да ике фермада реконструкция эшләре үткәрелгән: су эчергечләр яңартылган, сөтүткәргечләр ремонтланган, яңа суыту җайланмалары алып куйганнар. Әлбәттә инде, ишек-идәннәр алмаштыру, буяу-агарту кебек эшләр дә даими үткәрелеп тора. Әмма югары продукция алуда төп рольне асрау шартларыннан бигрәк, терлекләрнең рационы  уйный. Хуҗалыкта да моны истә тотып эшлиләр. Мәсәлән, быелдан башлап үзләрендә кырмыска кислотасы белән баетып, яньчелдерелгән арпа әзерли башлаганнар, азык өстәмәләрен дә  даими кулланалар. Шуңа да, мөгаен, күрсәткечләре начар түгел. Мәсәлән, Салдакай бүлекчәсендә бүгенге көндә бер сыердан 13,5 кг. сөт савалар. Район күләмендә уртача савымның 11,6 кг. булуын истә тотканда, күрсәткеч кечкенә түгел анысы. Әмма республиканың кайбер районнарында бүген  бер сыердан 20шәр килогаммнан артыграк  сөт савуларын да онытырга ярамый. Һәм семинар-киңәшмә эшендә катнашкан район башлыгы Равил Кузюров та семинарда катнашучыларның игътибарын шуңа юнәлте. 
–    Бүген ирешелгәнәр белән генә канәгатьләнергә ярамый. Потенциалны саклау, тотрыклы савым алырга кирәк дип тырышсак та, бу үзмаксат булырга тиеш түгел.  Зур сөткә чыгу өчен яңа мөмкинлекләрне эзләргә кирәк, – диде ул. 
Яңа мөмкинлекләр дигәндә район башлыгы хуҗалык базасында заманча    терлекчелек комплексы төзүне күздә тота. Моның өчен исә кредитлар җәлеп итәргә, дәүләт программаларында катнашырга мөмкин, дип киңәш бирде ул. 
Авыл хуҗалыгы семинары исә район буенча тулаем терлекчелекнең торышына, кышлатуның оештырылуына  анализ ясауга багышланды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин терлекләрнең сакланышы, савым күләме, тәүлеклек артым һәм башка юнәлешләр буенча һәр хуҗалык буенча саннарны китерде, игътибарга алынасы мәсьәләләрне яктыртты. Тулаем район буенча саннар узган елгы дәрәҗәсендә калса да, кайбер хуҗалыкларда проблемалы сораулар  кала әле. Һәм аларга уйланырга җирлек бар, чөнки  киләсе елдан дәүләттән субсидияләр савылган сөт һәм терлекләрнең баш саны сакланышыннан чыгып биреләчәк бит. 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International