Дүшәмбе көнне шәһәрнең 4нче урта мәктәбендә “Иң яхшы хат язу дәресе - 2016” Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүчене бү¬ләкләделәр.
- Әлеге бәйгене “Россия почтасы” Федераль унитар предприятиесе эпистоляр жанрның традицияләрен яңарту, хат язышуны популярлаштыру максатында ундүрт еллап үткәрә, - ди районара почтамп начальнигы Рәфис Ногманов. - Конкурста районыбыз укучылары ел саен катнашып, призлы урыннар яулап килә. Быел конкурста шәһәрнең 4нче урта мәктәбе укучысы Рафаэль Гайсин лауреат исеменә лаек булды.
Конкурс лауреаты Рафаэль Гайсинны тәбрикләргә районара почтамп җитәкчесе үзе килгән иде. “Бәхетле гаилә рецепты” номинациясендә җиңү яулаган укучыга Диплом һәм истәлек бүләге тапшырылды.