Җирлекара үзәк китапханә директоры Роза Липатова шул көннәрдә Санкт-Петербургта узган V Халыкара мәдәни форумда катнашып кайтты.
Россиянең төньяк башкаласы халкы өч көнгә форумда катнашучылар санынча 20 мең кешегә артты. Бу – 100дән артык илдән килгән мәдәният өлкәсе белгечләре.
Форумның рәсми нәәиҗәләре түбәндәгеләр: Прокофьев елы тәмамланды, Стравинский елы башланды. Кино елы ябылды, Экология елы игълан ителде. Практик җәһәттән бер төркем резолюцияләр кабул ителде. Мәдәният лидерлары әлеге документлар конкрет нәтиҗәләргә китерер, дип исәплиләр.