Лениногорск шәһәрендә батутта һәм акробатика юлында сикерүләр буенча узган ачык беренчелек “Ледок” балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең яшь акробатларына яңа җиңүләр китергән.
Сабрина Бикташева һәм Александр Леонтьев үз категорияләрендә пьедесталның иң югары баскычына менгәннәр. Егор Сенькин һәм Диләрә Әбҗаппарова – икенче урын, Әмир Фәхретдинов өченче урын алган. Аларның барысы да мондый дәрәҗәдәге ярышларда беренче тапкыр катнашып, югары нәтиҗәләргә лаек булганнар. Ярышларга аларны тренерлары Илдус Садретдинов әзерләгән.