Нурлат спортчылары Бөтенроссия турнирында уңышлы чыгыш ясады

2016 елның 13 декабре, сишәмбе

8-11 декабрьдә Түбән Камада Россиянең атказанган спорт остасы Шамил Садриев истәлегенә багышлап   үткәрелгән билбау көрәше буенча VII Бөтенроссия турнирында Г.Хөсәенов ис. Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең Чулпан һәм Елаур филиалларында шөгыльләнүче дистәдән артык яшүсмер катнашып кайтты. Илнең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан 200дән артыграк спортчы егет һәм кыз  катнашкан турнирда Ефим Ерофеев көмеш медаль яулап, РФ Спорт мастерлыгына кандидат исеме алуга өстәмә очколар туплауга иреште. Бәйгедә шулай ук Валентина Маринина, Юлия Растоскуева, Егор Горшков һәм команданың иң яшь әгъзасы Владислав Еремеев призерлар исемлегенә керә алды. Егет һәм кызларны ярышларга тренерлары Расих Сәмигуллин әзерләгән. 
Бу көннәрдә исә яшь көрәшчеләр янә бәйгегә әзерләнә. Шимбә көнне Чулпанда авыл җирлеге башкарма комитеты һәм Чулпан көрәш мәктәбендә осталык туплаган көрәшчеләр ярдәме белән билбау көрәше буенча традицион турнир үткәрергә планлаштыралар.  


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International