Шәһәребез бизәгенә әвелерлек истәлекле урыннарның саны арта бара. Шул көннәрдә генә Төньяк-Көнчыгыш микрорайонының Салих Сәйдәшев һәм Үзәк урамнары киселешендә бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевка багышланган стела куелды.
Стела – бу урамда яшәүчеләрнең һәм шәһәребез тормышына битараф булмаган кешеләрнең уртак тырышлыгы җимеше. Кемдер матди тәэмин ителешне үз өстенә алган, икенче берәүләр эретеп ябыштыру, бизәкләү кебек эшләрне башкарган.
– Шәһәребездә мәшһүр татар шәхесләре исемнәрен йөртүче урамнар байтак, – ди стела ясау идеясен күтәреп чыккан якташларыбызның берсе, үзе дә шул урамда яшәүче Рөстәм Хәйретдинов. – Бу урамнарда яшәүче чит милләт вәкилләреннән: “Ә кемнәр соң алар?” – дигән сорауны еш ишетергә туры килә. Шуңа Салих Сәйдәшевка багышланган стела, бер яктан, күпмилләтле шәһәрлеләр өчен татар халкының бөек кешесе турында белешмә бирсә, икенче яктан, аның исемен мәңгеләштерүгә хезмәт итәчәк.
Әлбәттә, мондый идея һәм аны тормышка ашырган якташларыбыз соклануга лаек, һәм бу башлангыч дәвамлы булыр дип ышанасы килә. Кем белә, бәлки, тиздән Габдулла Кариев, Нәҗип Думави, Хәсән Туфан, Марсель Сәлимҗанов урамнарының да үз истәлекле стелалары пәйда булыр...