Узган шимбә кичендә Югары Нурлат мәдәният йорты җыр-моң сөюче якташларны кабаттан үзенә чакырды. Кичәнең программасы әле күптән түгел билгеләп үтелгән Әниләр көне һәм Халыкара инвалидлар ункөнлегендә багышлап төзелгән иде. Ике сәгатькә сузылган программа барышында үзешчән сәнгать осталары коллективы тамашачыны елатты да, көлдерде дә.
- Микрорайонда талантлы яшьләр булуына шөкер итеп туя алмыйбыз, - ди мәдәният йорты директоры Гөлсинә Фәтхетдинова. – Бүгенге көндә сәләтле яшьләребез белән бергә урта яшьтәге үзешчәннәрне дә берләштергән ике җыр һәм бию ансамблебез эшләп килә. Яңа елга яңа программа әзерләү һәм спектакль кую мәшәкатьләре белән яшибез. Алга таба үзебезнең концерт-спектакльләребез белән күрше авыл тамашачыларын да сөендермәкче булабыз.