Күптән түгел Колбай Мораса гомуми белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Мария Матвеева Буа шәһәрендә үткәрелгән 3 нче төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашып, 2 нче урынга лаек булды.
– Бәйге "Шәҗәрәләр-нәсел агачы" дигән темага багышланды. Анда милләте буенча рус кызы Маша үзенең Колбай Мораса авылына багышлаган "Искәндәр нәселе шәҗәрәсендә авыл тарихы" дип аталган фәнни эше белән чыгыш ясады. Жюри әгъзалары Машаның татарча төзек һәм матур сөйләвен бик яраттылар. Маша өстәмә сорауларга да матур итеп татарча җавап бирде, – диләр Мариянең укытучылары Гүзәл Насыйбуллина белән Рәмзия Галиуллина. Кыз чираттагы фәнни эшен аларның җитәкчелегендә башкарган.
Бәйгегә 300 эш җибәрелгән булган, ә икенче турда 120 укучы катнашкан икән, алар 4 секциягә бүленеп чыгыш ясаганнар. Конференциядә Төмән, Башкортстан, Оренбург, Красноярский, Мәскәү, Казан, Алабуга, Яр Чаллы шәһәрләреннән һәм республика районнарыннан укучылар катнашкан. Ә уңышлы чыгышы өчен Мария Матвеевага Диплом, фәнни эшләр бастырылган җыентык, флешка һәм китаплар бүләк иткәннәр.