Кичә Пенсия фондының Нурлат районындагы идарәсендә 2016 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2017 елда эшчәнлекләренең төп юнәлешләре буенча хисап киңәшмәсе узды.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республикада кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыручыларның артуын билгели.
Гыйнвар азагында Азнакайда 2003-2004 елгы укучы яшьләр арасында хоккей буенча узган матчта Нурлатның “Ледок“ командасы “Сокол»ны буллитлар буенча җиңде.
“Балаларга өмет бүләк ит» прокты кысаларында шәһәрнең 1, 2 мәктәпләре һәм гимназия укучылары 113300 сум акча җыйганнар.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павловага кабул итүгә 20гә якын нурлатлы язылган иде.
РФ Дәүләт Думасының VII чакырылыш депутаты Ольга Павлова белән очрашуда партиянең Нурлат җирле бүлекчәсе сәяси Советы секретаре Равил Кузюров, сәяси Совет әгъзалары, башлангыч бүлекчәләр секретарьлары, партиялеләр, яшьгвардиячеләр катнашты.
Үткән атна азагында Түбән Камада 1997-199 елгы үсмер егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча үткән ТР беренчелегендә Г.Хөсәенов исемендәге Балалар–үсмерләр спорт мәктәбенең Елаурдагы филиалында шөгыльләнүче Юлия Растоскуева 2нче урынга чыкты.
Узган шимбәдә Галимҗан Хөсәенов исемендә балалар – үсмерләр спорт мәктәбендә Нурлат, Аксубай һәм Чирмешән районнарының дин тоткан яшьләре арасында футбол буенча ярышлар узды.
Ике атнага сузылган гражданнар җыеннары тәмам.
Бүген “Татнефть” спартакиадасы старт алды. Традиция буенча ул М.Хуҗин исемендәге “Нурлатнефть” НГДУсы спорт комплексында ачылды.