“Ледок“ матур уеннары белән сөендерә

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Гыйнвар азагында Азнакайда  2003-2004 елгы укучы яшьләр арасында хоккей буенча узган матчта Нурлатның  “Ледок“ командасы  “Сокол»ны  буллитлар буенча җиңде.  Җиңү алкаларын Артем Щекач һәм Данил Бархаткин керттеләр. 
“Алтын алка” клубы призына яшь хоккейчы- кызлар  арасындагы Республика ярышларының икенче этабы Нурлатта узды. Нурлат кызлары  Кама Аланы командасына оттырып, Байлар Сабысын 6:2 исәбе белән җиңделәр һәм икенче урынны яуладылар. Матчның иң яхшы уенчысы итеп Нурлат кызы Алина Галләмова танылды. 
2002 елгы юниор командалары арасында узган ТР беренчелеге матчында Нурлатныц “Ледок” хоккей командасы  Казанның “Смена» хоккейчылары белән очрашты һәм җиңү яулады. Әлеге уеннарда Данил Лукьянов иң күп алка кертеп сөендерсә, Илья Кузнецов  матур уен күрсәтте.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International