РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Нурлат бердәмросслары белән очрашты

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

РФ Дәүләт Думасының VII чакырылыш депутаты Ольга Павлова  белән очрашуда партиянең  Нурлат җирле бүлекчәсе сәяси Советы секретаре Равил Кузюров, сәяси Совет әгъзалары, башлангыч бүлекчәләр секретарьлары, партиялеләр, яшьгвардиячеләр  катнашты. Очрашуда РФ Дәүләт Думасында Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты әгъзасы буларак, депутат бу юнәлештә алып барыла торган эшчәнлек турында сөйләде, карала торган закон проектлары  һәм законнардагы үзгәрешләргә тукталды. Шунда ук Нурлат бердәмроссларын да законнарның урыннарда ничек эшләвен карауларын, бу юнәлештә актив эшләүләрен сорады. Биредә үк нурлатлылар депутатка үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә алдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International