Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республикада кискен респиратор вирус инфекцияләре белән авыручыларның артуын билгели. Бу хакта кичә узган видеобрифингта сүз булды. Агымдагы эпидемия сезонында республикада А (Р3N2) гриппының 242 очрагы теркәлгән. Нурлатлылар брифингта видеорежим форматы кысаларында катнашты.