Бүген “Татнефть” спартакиадасы старт алды. Традиция буенча ул М.Хуҗин исемендәге “Нурлатнефть” НГДУсы спорт комплексында ачылды. Бу – юбилей, 30нчы спартакиада булды, анда “Татнефть” компаниясенең производство коллективлары вәкилләре катнашты. Бу көнне 39 команда арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Нефтьчеләрнең спорт бәйрәмен район башлыгы Равил Кузюров ачып җибәрде, ул катнашучыларга уңышлы старт теләде. Шулай ук командаларны “Татнефть” генераль директорының кадрлар һәм социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, “Нурлатнефть” НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов, берләшмәнең профком рәисе Гомәр Яруллин сәламләделәр.