РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова нурлатлыларны кабул итте

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павловага кабул итүгә 20гә якын нурлатлы язылган иде. Нурлатлылар депутатка  төрле – пенсия, медицина  тәэмин ителеше, торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле, мәшгульлек һәм башка сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр. 
–    Кызым гаиләсе белән Нефтьчеләр урамындагы йортларның берсендә 4 бүлмәле фатирда яши. Кызганычка каршы, йортлары бик салкын. Без проблеманы индивидуаль җылылык үткәреп хәл итмәкче булган идек, индивидуаль газ казаны куйдырырга  рөхсәт ала алмыйбыз. Район газетасы аша депутатның Нурлатка киләсен ишеткәч, бу сорау белән аңа мөрәҗәгать итеп карарга булдым, – ди нурлатлы Валентина Мастьянова. 
Кемнедер торак проблемасы борчый, бер нурлатлы улына чит илдә медицина ярдәме алу өчен квота алырга  тели, район авылларының берсендә яшәүче бер сайлаучы “Хезмәт ветераны” дигән исем алуда катлаулылыклар белән очрашкан. Депутат аларның һәркайсын игътибар белән тыңлап, кайберләренә  урында ук җентекле җавап бирде,  кайсыларын алга таба эшләп бетерү өчен каләм очына алды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International