Үткән атна азагында Түбән Камада 1997-199 елгы үсмер егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча үткән ТР беренчелегендә Г.Хөсәенов исемендәге Балалар–үсмерләр спорт мәктәбенең Елаурдагы филиалында шөгыльләнүче Юлия Растоскуева 2нче урынга чыкты. Әлеге уңыш Юлиягә тиздән Воронежда үтәчәк Россия беренчелегендә Татарстанны тәкъдим итәчәк республика җыелма командасына керергә мөмкинлек бирде. “Бу атнадан ук Юлия белән Россия беренчелегенә максатчан әзерләнә башлаячакбыз”, – ди Юлиянең тренеры Расих Сәмигуллин.
ТР беренчелегендә шулай ук Елаур мәктәбе чыгарылышы, бүгенге көндә Казанда белем алучы Илья Алексеев та икенче урынга чыкты. Биредә шулай ук Нурлат егете, бүгенге көндә Әлмәттә белем алучы Адель Сафина да лаеклы чыгыш ясаган.