Йомгак ясалды

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Кичә Пенсия фондының Нурлат районындагы идарәсендә 2016 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2017 елда эшчәнлекләренең төп юнәлешләре буенча хисап киңәшмәсе узды. Киңәшмә эшендә ПФРның ТРдагы бүлекчәсе вәкиле Максим Шамов, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Руслан Морадыймов катнашты. Үз чыгышларында алар идарә коллективының үз алларына куелган бурычларны уңышлы тормышка ашырып, халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтүләрен билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International