ЯҢАЛЫКЛАР


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

Бу ел башыннан районыбыз авылларында яшәүче 33 хатын-кыз бер мәртәбә түләү алуга лаек булганнар – 25 яшькә кадәрге яшь аналарга беренче туган балалары өчен 50шәр мең, ә 29 яшьләре тулмаганнарга өченче булып туган балалары өчен 100әр мең сум акча түләгәннәр. 


7
август, 2018 ел
сишәмбе

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин өлкән буын вәкилләрен актив диалогка чакырды.

Бүген “Әкият” балалар бакчасы базасында “Безнең тату гаилә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белә” дип аталган шәһәр гаилә конкурсының чираттагы этабы узды. 

“Заречный” балаларны сәламәтләндерү лагере янә үз ишекләрен “Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең җәйге мәктәбе”нең 4нче профильле сменасы катнашучылары өчен ачты. 

Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы һәм “Южная” агрофирмасы комбайнчыларын беренче нормативны үтәүләре - 1000 тоннадан артык ашлык суктырулары белән котлады. 

Бүген шәһәрнең 4нче мәктәбе территориясендә “Спорт мәйданчыклары-2018” республика программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыгы ачылды.

Бүген, 7 августта, район Советында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов рәислегендә “Бердәм исәп-хисап үзәге-Татэнергосбыт” белән агентлык килешүләрен яңадан төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте. 

25 июльдән “Уңыш” оператив-профилактикалау чарасы старт алды.

12 августта “Заречный” балалар сәламәтләндерү лагеренда “Аҗаган” узачак. 


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

11 августта Нурлатта Физкультурачы көне узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International