25 июльдән “Уңыш” оператив-профилактикалау чарасы старт алды. РФ Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Нурлат районындагы бүлеге штабында хәбәр итүләренчә, ул 18 сентябрьгә кадәр дәва итәчәк. Аның максаты – азык әзерләү һәм урак чорында авыл хуҗалыгы продуктларының саклыгын тәэмин итү. Операция барышында хокук саклау органнары хезмәткәрләре оператив-эзләү һәм профилактиалау чаралары комплексын тормышка ашырачак.