“Заречный” балаларны сәламәтләндерү лагере янә үз ишекләрен “Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең җәйге мәктәбе”нең 4нче профильле сменасы катнашучылары өчен ачты. Сменада 110 бала ял итәчәк, алар республика конкурслары җиңүчеләре. Смена дүрт блок - “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” эшчәнлегенең “Мин репортер”, “Мин гражданин”, “Мин патриот” һәм “Мин лидер” юнәлешләре буенча үткәреләчәк.
Лагерьда пелагоглар һәм педагогия югары уку йортларында укучы Нурлат чыгарылышлары эшләячәк. Аларның күбесе үзләре дә “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте”нең “Орленок” профильле сменасында катнашкан. Смена кысаларында бик күп чаралар: тренинглар, психологлар белән семинарлар, кызыклы кешеләр белән очрашулар, спорт ярышлары, мастер-класслар үтәчәк.