Нурлатта гаилә конкурсы узды

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Бүген “Әкият” балалар бакчасы базасында “Безнең тату гаилә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белә” дип аталган шәһәр гаилә конкурсының чираттагы этабы узды. 
Конкурска кызыклы биремнәр әзерләнгән иде. Гаиләләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен чагылдырган сорауларга дөрес һәм тиз арада җаваплар бирергә, проблемалы хәлне чишәргә, машина өчен аптечканы дөрес җыярга, баланы автокәнәфигә беркетә белергә һәм автошәһәрчек мәйданчыгында гамәли биремнәрне дә үтәргә тиешләр иде. Конкурста 4 гаилә катнашты. Болар: “Машина йөртүчеләр” командасы - “Кыңгырау” балалар бакчасыннан Максимовлар гаиләсе, “Знайки” – “Чыршыкай”дан Бормановлар, “Эшлекле светофорлар” – “Кояшкай” бакчасыннан Гыйльфановлар һәм “Яшел ут” командасы – “Бала үсеше үзәге-балалар бакчасы”ннан Улюкаевлар гаиләсе. Һәр гаилә юл йөрү кагыйдәләре буенча яхшы белемнәр күрсәтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча, Гыйльфановлар гаиләсе 1нче урынны яулады. 2нчедә - Максимовлар, 3нче урынны Бормановлар һәм Улюкаевлар бүлеште. Командаларга ЮХИДИ һәм мәгариф бүлекләреннән бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International