Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин өлкән буын вәкилләрен актив диалогка чакырды. Түгәрәк өстәл тирәли алып барылган сөйләшү өлкән яшьтәге нурлатлылар өчен мәдәни һәм спорт ялын оештыру хакында барды. Алмаз Сәлимович лаеклы ялда да җәмәгать тормышында актив катнашучы шәһәрлеләрнең тәкъдимнәрен һәм теләкләрен тыңлады. Нурлатта ачык һавада һәм спорт залларында спорт белән шөгыльләнү, иҗади потенциалны тормышка ашыру өчен барлык мөмкинлекләр дә бар, дип билгеләп үтелде.
- Сезнең бурыч – беренче адым ясау, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе.
Очрашуда тәкъдимнәр дә күп яңгырады. Алар “50не узганнарга” әдәби-музыкаль һәм бию кичәләре, тренерлар җитәкчелегендә иртәнге сәламәтләндерү гимнастикалары, республикабызның истәлекле урыннарына экскурсияләргә кагылды. Тулаем, әңгәмә җанлы һәм нәтиҗәле булды.