Нурлат яшь аналары түләүләр алган

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Бу ел башыннан районыбыз авылларында яшәүче 33 хатын-кыз бер мәртәбә түләү алуга лаек булганнар – 25 яшькә кадәрге яшь аналарга беренче туган балалары өчен 50шәр мең, ә 29 яшьләре тулмаганнарга өченче булып туган балалары өчен 100әр мең сум акча түләгәннәр. Исегезгә төшерәбез, даими рәвештә авыл җирлекләрендә яшәүче гаиләләргә ярдәм йөзеннән максатчан чаралар агымдагы елның гыйнвареннан гамәлгә кертелгән иде. Алар Татарстанда демографияне яхшыртуга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International