Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин “Сөләйманов Ә.И.” КФХсы һәм “Южная” агрофирмасы комбайнчыларын беренче нормативны үтәүләре - 1000 тоннадан артык ашлык суктырулары белән котлады.
Алмаз Әхмәтшин иң яхшы комбайнчыларга фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре белдереп, акчалата сертификатлар тапшырды. Комбайнчылар Илдус Әндәрҗанов, Ришат Гафуров, Владимир Антипов һәм аларның ярдәмчеләре Илгиз Әндәрҗанов, Адель Мурашев һәм Анатолий Мишин 3500, 2500, 1500 сумга сертификатларга лаек булдылар.
- Күрсәткечләр шатландыра. Сезнең хуҗалыклар эшне оештыру ягыннан һәрвакыт аерылып торды. Быел да сынатмагыз. Уңышны үзвакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу авыр. Иң мөһиме – сезне өйдә көткәннәрен онытмагыз, - диде Алмаз Сәлимович һәм техника куркынычсызлыгы турында да искәртте.
Игенчеләрне котларга районның иҗади коллективлары да килгән иде. Алар ачык һава астында хезмәтчәннәргә концерт куеп, аларның күңелләрен ял иттерде.