Бүген, 7 августта, район Советында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов рәислегендә “Бердәм исәп-хисап үзәге-Татэнергосбыт” белән агентлык килешүләрен яңадан төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үтте.
Киңәшмәдә “Бердәм исәп-хисап үзәге-Татэнергосбыт” ОООсы директоры Марат Минибаев, “Татэнергосбыт” АҖнең бәяләр кую, планлаштыру һәм экономик анализ ясау бүлеге начальнигы Эльвира Мөхетдинова катнаштылар. Киңәшмә сорау-җавап белән дәвам итте, аның барышында шәһәрнең идарәче һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалары җитәкчеләре үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ала алды.