Нурлатта яңа спорт мәйданчыгы ачылды

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Бүген шәһәрнең 4нче мәктәбе территориясендә “Спорт мәйданчыклары-2018” республика программасы буенча төзелгән спорт мәйданчыгы ачылды. Тантаналы чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин, район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм инфраструктур юнәлешләр буенча урынбасарлары Линар Маняпов һәм Илнур Бәхтияров, Яшьлек микрорайоны халкы, укучылар катнашты. Алмаз Сәлимович үз чыгышында җыелучыларны әлеге истәлекле вакыйга белән котлады һәм теләкләрен җиткерде. 
- Әлеге мәйданчыкта тренажер заллары да бар, барысы да сыйфатлы һәм заманча ясалган. Биредәге яхшы шартларда мәктәп укучылары – физкультура, ә микрорайон халкы спорт белән шөгыльләнәчәк, - диде ул. 
Республика программасы буенча соңгы 5 ел эчендә районда 17 универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International